"Мин - Барлыкка китерүче" Бөтенроссия социаль журналистика конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2019 елның 16 феврале, шимбә

Татарстан журналистлары, блогерлары һәм студентлары "Мин - Барлыкка китерүче" Бөтенроссия конкурсында катнашуга чакырыла.

Конкурска ярдәм күрсәтүче һәм барлыкка китерүче кешеләр турында тарихлар (текст, фото яки видео) кабул ителә. Бу - безнең замана каһарманнары, үз тирә-юньнәрендә тормышны актив үзгәртүче кешеләр: волонтер, иҗтимагый хәрәкәт активисты, социаль башлангычларны оештыручы, хәйрия фонды лидеры, социаль эшкуар, әйләнәсендә алгарыш тизрәк барган, ә тормыш тагын да кызыклырак булган теләсә кайсы кеше яки бергәлек.

Материаллар массакүләм мәгълүмат чараларында ("Бастырып чыгарылганнар" категориясе), конкурс сайтында яки социаль челтәрләрдә ("Яңалар" категориясе) бастырыла ала.

Конкурсның беренче этабына гаризалар һәм эшләр 2019 елның 15 мартына кадәр кабул ителә.

Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://yasozidatel.ru

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International