Татарстан мәктәпләре инноватор укучыларының бөтенроссия дәрәҗәсендә үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Хәзер ил буенча "ШУСТРИК" фәнни-техник иҗат бәйгесе уза.
Катнашу өчен номинацияләрнең берсендә бирем нигезендә проект әзерләргә кирәк:
- Аэрокосмос;
- Энергияне сак тоту. Энергияне сак тоту интеллектуаль технологияләре;
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Интеллектуаль робот техникасы системалары;
- Нейротехнологияләр;
- Экология;
- Аддитив технологияләр;
- Композит технологияләр;
- Сәнгать һәм технологияләр;
- Фуднет.
Проект презентациясен һәм гаризаны 22 мартка кадәр түбәндәге электрон адреска юллау зарур: Innoshustrik@gmail.com. Хатның темасында шуларны күрсәтергә кирәк: ШУСТРИК, төбәк, шәһәр, катнашучының ФИО, бирем темасы һәм номеры.
Катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://shustrik.org/about-competition/position/
Конкурсны Инновацияләргә ярдәм фонды үткәрә.
Татарстанда бәйгенең вәкиле телефоны: 8-960-050-22-66 (Шакиров Кәрим).
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте