Бүген Чаллыда яңа КФҮ бинасы ачылды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген Чаллыда КФҮ Үзәк офисы беренче килүчеләрен яңа урында кабул итте. Ул Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорттан Яңа шәһәр үзәгенә Кол Гали бульвары, 25Е йортка күчте. Бинада сыйфатлы ремонт үткәрелде, бина һәм территория "һәркем үтеп керә алырлык мохит"нең барлык элементлары белән җиһазландырылган: хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен махсус зоналар бар. Гражданнарны кабул итү зоналарында балалар почмагы, гаджетлар өчен розеткалар, Wi-Fi, дәүләт хезмәте порталыннан яки дәүләт учреждениеләренең электрон сервисларыннан файдалану өчен кунак компьютерлары каралган.

Күпфункцияле үзәк ике катны били, анда 70 "кабул итү тәрәзәсе" эшли. Офис 160 тирәсе дәүләти, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтә. Бер эш көнендә белгечләр 1500 кешегә хезмәт күрсәтергә сәләтле.

КФҮ филиалы түбәндәге график буенча эшләячәк:

дүшәмбе: 8:00-18:00
сишәмбе: 8:00-20:00
чәршәмбе: 8:00-18:00
пәнҗешәмбе: 8:00-18:00
җомга: 7:00-17:00
шимбә: 8:00-18:00
якшәмбе: ял көне.

Бу - Чаллыдагы өченче КФҮ офисы. Башкалары халыкны Тынычлык урамы, 62 һәм Маршал Жуков урамы, 23 адресы буенча кабул итә. Былтыр "Минем документлар" офислары Чаллы кешеләренә 500 меңгә якын хезмәт күрсәткән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International