Чистай һәм Балык Бистәсе "ГРАНТЛАР-ТР" проектына кушылды

2019 елның 15 марты, җомга

Семинарлар - эксперт сессияләре Татарстан Республикасының берьюлы ике районында узды. ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре Чистай һәм Балык Бистәсендә "ГРАНТЛАР-ТР" мәгълүмат-укыту курслары" проекты белән чыгыш ясады.

Чара кысаларында коммерциясез оешма вәкилләре социаль проектны ничек уңышлы гамәлгә ашырырга кирәклеген һәм нинди грантларга дәгъва итәргә мөмкин булуын өйрәнде. Катнашучылар шулай ук гаризалар тутыру мәсьәләләрен, аерым алганда, еш очрый торган хаталарны һәм аларны бетерү ысулларын тикшерде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Чистай коммерциясез оешмалар белән эшләү буенча актив район санала. "2019 елда социаль өлкә һәм туризм буенча эшләүче тагын берничә коммерциясез оешма теркәлер дип ниятләнә. Шулай ук үзләренә гаилә ялын, тернәкләндерүне, укыту программаларын һәм фермерлыкны берләштергән проектлар да бар", - дип сөйләде Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре. Балык Бистәсендә коммерциясез оешмалар азрак, ләкин биредә проектларны гамәлгә ашыру һәм грант акчаларын җәлеп итү буенча эш көчәя.

Мондый семинарлар башка районнарда да узачак. Хәзер теләгән һәммә кеше 25 видеокурс карап һәм методик материалларны өйрәнеп, онлайн-уку уза ала.

Укыту чаралары һәм грант ярдәме буенча консультацияне Эшкуар йортында (Казан, Петербург урамы, 28) - Социаль өлкәдә инновацияләр үзәгендә, ciss.rt@mail.ru электрон почтасы яки +7 (843) 222-90-60 (өст.211, 212) телефоны аша алырга мөмкин.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International