Казанда намуссыз көндәшлек буенча V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте

2019 елның 22 марты, җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә "Санлы чорда намуссыз көндәшлек" темасына  V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чарада Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре катнашты.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ике ел рәттән Россиядә көндәшлек буенча 1 урын ала.

Конференция кысаларында, аерым алганда, Интернет челтәрендә, сатып алулар үткәргәндә, тауар һәм хезмәтләрне рекламалаганда һәм тәэмин иткәндә (параллель импорт), интеллектуаль милек хокукларын сатып алганда һәм кулланганда намуссыз көндәшлек белән бәйле бәхәсләрне хәл иткәндә тәҗрибәләр һәм алымнар, шулай ук монополиягә каршы бишенче пакетны кертү кысаларында намуссыз көндәшлектән яклау институтының фаразлау мәсьәләләре каралды.

Чара икътисадка, сәясәткә һәм җәмгыять тормышы эшчәнлегенең башка өлкәләренә санлы технологияләрне кертү һәм тарату шартларында намуссыз көндәшлектән яклауның ихтимал проблемаларын  һәм инде ачыкланганнарын яктырту, шулай ук әлеге яклау институтын камилләштерү буенча эшләнә торган тәкъдимнәр турында фикер алышу максатыннан уздырылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International