2018 ел өчен Роспатент эшчәнлегенә йомгак ясалды

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) коллегиясе утырышында катнашты, анда 2018 ел өчен Роспатент эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең 2019 елга Максатлары һәм бурычларының гавәми декларациясе проекты каралды.

Шулай ук Роспатентның кулланучылар белән хезмәттәшлектә санлы форматка күчү мәсьәләләре каралды, бу хезмәт күрсәтә торган сервисларның вакытын кыскартуга, алардан файдалану мөмкинлеген, ачыклыгын һәм якланганлыгын арттырырга китерергә тиеш.

Интеллектуаль милек өлкәсен норматив җайга салу мәсьәләләренә, патент һәм уйлап табу активлыгына этәргеч бирүгә, халыкның патентлар өлкәсендә белемен арттыруга һәм кадрлар әзерләүгә дә игътибар бирелде.

Коллегия утырышында Роспатент җитәкчесе Григорий Ивлев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International