"Татарстан-2030" стратегиясен гамәлгә ашыру хакында "Үзгәрүчән дөньяда икътисад" форумында фикер алышалар

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 17-26 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында халыкара катнашлык белән "Үзгәрүчән дөньяда икътисад"  III Бөтенроссия форумы узачак. 

Беренче көн катнашучылары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре булачак. Стратеглар форумының Эксперт советы утырышында алар гамәлдәге чикләүләр шартларында төбәк үсеше белән идарә итү һәм "Татарстан-2030" стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карарга ниятли.

Форумның калган чараларында төп темалар: территориаль үсеш, нейромаркетинг, санлы икътисад, "яшел икътисад" һәм тотрыклы үсеш, сакчыл производство, иҗтимагый сәламәтлек белән идарә итү, икътисадый куркынычсызлык, проектлар белән идарә итү.

Форумның спикерлары - "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты, Урал федераль университетының Югары икътисад һәм менеджмент мәктәбе, Иҗтимагый финансларны реформалаштыру институты, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Леонтьев үзәге каршында Стратегик планлаштыру ресурс үзәге вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International