Казанда беренче үзмәшгульләр фестивале узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Ял көннәрендә Горки-Әмәт урманында узган үзмәшгульләр фестивалендә ике меңнән артык кеше булды.  Анда 170 тән артык үзмәшгуль катнашты.

Ярминкә мәйданчыгында барысы да диярлек: кулдан эшләнгән әйберләр, экзотик илләрдән эчемлекләр, авторлык рәсемләре, фермер продукциясе, аш-су эшләнмәләре, шулай ук йөзү, бию һәм йоганы үзләштерергә ярдәм итүче белгечләр белән танышу, психологик ярдәм күрсәтү һәм башка бик күп нәрсәләр бар иде.

Монда катнашу үзмәшгүльләр өчен бушлай иде.

«Йорт» экоүзәгендә чарага килүчеләр өчен ике көн дәвамында бизнес өчен идеяне ничек табу, инвестицияләр җәлеп итү, ни өчен хәтта иң кече бизнеска да SMM һәм товар билгесе кирәклеге турында лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрелде.

Чарада балалар зонасы эшләде, анда балалар балалар тайм-менеджмент турында белем ала, алман телен өйрәнә, тхэквондо азамилары белән таныша, ә ата – аналар исә балаларда дөрес азык-төлек тәртибе тәрбияләргә өйрәнделәр.

Консультация өстәлендә "үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге" КБАО белгечләре салым режимы турында сөйләделәр һәм теркәлергә теләүчеләргә ярдәм иттеләр.

Иң киң таралган сорау – «Минем салым» кушымтасы аша ничек теркәлергә һәм үз эшчәнлегеңне ничек алып барырга. Шәһәр халкын салым түләү чорының кайчан башлануы һәм аның ни рәвешле алынуы кызыксындыра.

Татарстан – «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимлы пилот төбәкләрнең берсе. Программада шулай ук Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре дә катнаша. Пилот төбәкләрдә яшәүчеләрнең барысы да үзмәшгуль буларак теркәлә ала. Мондый статус бизнесны легаль алып барырга һәм минималь салым ставкасы буенча салымнар түләргә мөмкинлек бирә: физик затлар белән эшләгәндә - 4%, юридик затлар белән эшләгәндә - 6%.

Ярты ел эчендә пилот төбәкләрдә үзмәшгульләр сыйфатында 123 мең кеше теркәлгән. Хәзер Татарстанда 26 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән, шуларның җидесе Казаннан.

2020 елдан башлап РФнең теләсә кайсы төбәге үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын кертү хокукын алырга мөмкин.

Үзмәшгульләр өчен яңа салым турында мәгълүмат www.npd.nalog.ru сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International