Экспортка чыкканда интеллектуаль милек хокукларын яклау буенча семинар

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Интеллекталь миллек иясе булу өстенлекләре турында «Чит ил базарларына товарларны алга этәрү: чит илдә патентлау. Россия базарында товарларны яклау». Чара үз товарларын һәм хезмәтләрен чит илләргә чыгаручы, шулай ук үз эшчәнлеген башка илләрдә планлаштыручы яки оештырган ширкәтләргә адреслана.

Семинар 13 августта Татарстан Республикасы Эшкуар йортында узачак. Аны «Артпатент авторлык агентлыгы» АҖ белән берлектә Татарстан фәнни-техник үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Ширкәтләрнең экспортка уңышлы чыгуы аларның комплекслы әзерлеге белән бәйле. Интеллектуаль милекне саклау, әлеге мөһим эшнең бер өлеше буларак, экспортерларга конкуренциягә сәләтлелек өчен көрәштә һәм оешманың икътисади потенциалын ачуда ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында интеллектуаль милек объектларын теркәүгә бирелгән гаризалар саны буенча 1 нче урынны алды. Шул ук вакытта агымдагы елда гына Татарстанның Икътисад министрлыгына караган эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды ярдәмендә республиканың 48 уникаль ширкәте экспортка чыгарылды.

Семинар Петербург урамы, 28, «Эшкуар йорты», «Алафузов» залында, 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Теркәлү өчен (843) 2 728 728 номерлы телефонны яки info@artpatent.ru эл.почтасын кулланып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International