Моношәһәрләрдә эшсезләр санының кимүе теркәлгән

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Сентябрь башына Татарстанның өч моношәһәрендә теркәлгән эшсезләр саны кимегән. Әйтик, эшсезләр саны Яр Чаллыда (1161 кә кадәр), шулай ук Кама Аланында һәм Чистайда 265 һәм 316га кадәр кимегән. Бу Татарстанның моношәһәрләргә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча тырышлыклары, шул исәптән Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак программалар үз нәтиҗәләрен бирә дигән сүз, ягъни моношәһәрләр икътисады үсә», - дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Бүген Татарстанда бер эшсезгә уртача дүрт вакантлы урын туры килә. Гомумән алганда, төбәктә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55% тан артмый. Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты сентябрь аенда бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил иткән.

Бүген шулай ук Татарстанның хезмәт базарындагы уңай хәлле Россиянең биш төбәге арасына керүе билгеле булды. Экспертлар исәпләп чыгарганча, Татарстанда хезмәт базары Индексы 72,2 балл тәшкил иткән. Рейтингның лидеры Мәскәү булса, икенче урынны Санкт-Петербург яулады. Лидерлар бишлегенә Татарстаннан тыш, Мәскәү өлкәсе һәм Югра кергән.

Әлеге төбәкләр социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсе, эшсезлек дәрәҗәсе түбән, эш эзләүнең кыска вакыты, югары хезмәт хакы һәм хезмәт базарының зур сыйдырышы белән аерылып тора, диелә тикшеренүдә.  Бу регионнарның барысы да 2017 ел нәтиҗәләре буенча рейтингта алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International