2020-2024 елларда Татарстан икътисады елына 2-3, 3% ка үсәчәк

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Фараз чорына төп бурычлар эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне, электрон сәүдәне үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру булачак.

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР Министрлар Кабинетының 2020-2024 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын, шулай ук өчьеллык чорга консолидацияләнгән бюджетны тикшерүгә багышланган утырышы узды.

Агымдагы икътисадый вәзгыять һәм аның үсеш фаразлары турындагы доклад белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

Татарстан икътисадының үсеш фаразы, милли проектларны, әлеге тармак министрлыкларының үтәлешен, республиканың муниципаль берәмлекләрен һәм әйдәп баручы предприятиеләрен исәпкә алып, Россия икътисадын үстерүнең сценар шартларына туры китереп формалаштырылды.

«2019 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме, үсеш темпы 101,3% булганда, 2 трлн 552,5 млрд.сумга җитәчәк. 2020-2024 елларда тулаем төбәк продуктының 102-103, 3% диапазонда үсеше фаразлана. Үсеш, беренче чиратта, сәнәгатьнең эшкәртү тармакларында җитештерү күләмнәрен арттыру һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру белән тәэмин ителәчәк», - дип сөйләде Фәрит Габделганиев.

Икътисад өчен мөһим булган инвестицион проектлар арасында «ТАНЕКО» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Татнефть-Нефтехим» ИК шина комплексы, «КАМАЗ» ГАҖ,  «Туполев» ҖАҖ филиалының С.П. Горбунов исемендәге КАЗы, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һәм башкалар. 2020-2024 елларда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3-103,8% дәрәҗәсендә фаразлана, инвестицияләр үсеше темпы – 101,2-101,9%.

Республиканың икътисадый үсеше махсус икътисадый зоналарның, алгарышлы икътисади үсеш территорияләренең, сәнәгать мәйданчыкларының, индустриаль паркларның, технопаркларның һәм бизнес-инкубаторларның алга таба нәтиҗәле үсеше белән тәэмин ителәчәк.

Фаразланган чорда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары санын 100гә җиткерү планлаштырыла, МИЗлар саны өчкә кадәр артачак. Быел Татарстан Икътисад министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы «АлмА» махсус икътисади зонасын төзүгә гариза әзерләде. 2025 елга аның төп резидентларына инвестицияләр күләме 67,9 млрд сумга җитәчәк, 1,4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Фаразланган чорга төп бурыч-кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү. 2024 елда КУЭ әйләнеше 1,7 трлн сумга якын тәшкил итәчәк.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында торак һәм инфраструктура төзелеше күләмен арттыруны исәпкә алып, төзелеш комплексының үсеш темплары 100,2-103,5% тәшкил итәчәк.

Ваклап сату әйләнеше 101-102,5% дәрәҗәсендә үсәчәк. Электрон сәүдә торган саен зур өлешне алып торачак.

Республикада эшсезлек чагыштырмача түбән дәрәҗәдә булачак: фаразланган чорда эшсезләр саны 0,65% тан артмаячак. Фаразланган чор дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә нигезләнгән реаль хезмәт хакы үсеше көтелә.

«Гомумән алганда, Татарстанның социаль-икътисадый үсеш фаразы Стратегия-2030ның база сценариена туры килә, аның нигезендә 2030 елда тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып китәргә тиеш», - диде министр чыгышын йомгаклап.

 

Марат Сафиуллин, «Перспектив икътисадый тикшеренүләр үзәге " ДБУ директоры»:

«Бик катлаулы тышкы икътисадый шартларга һәм валютаның волатильлегенә карамастан, 2024 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы шактый ышанычлы төзелгән.

Билгеләүче параметрлар, беренче чиратта, әлбәттә, инвестицияләр (чөнки нәкъ менә алар тулай төбәк продуктының һәм сәнәгать җитештерүнең динамикасын һәм характерын билгели) уңай тренд күрсәтә. Бу перспективалы үсеш темпы һәм характеры алга таба да сакланыр дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Тагын шунысы мөһим, төзелеш һәм ваклап сату шактый югары инвестицион активлык күрсәтә.

Хезмәт хакы динамикасы да мөһим социаль индикатор булып тора. Фаразлаганда, хезмәт хакы икътисади үсештән күпкә югарырак динамика күрсәтә. Бу, узган еллардан артта калу хисабына булган бурычларның, икътисади үсеш аркасында, кире кайтуын күрсәтә".

Марат Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе:

"Фаразда исәп-хисап Татарстан Республикасының тотрыклы социаль-икътисадый хәленә салган, ул үсеш динамикасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дөньядагы нефтькә бәяләрне алсак, фаразга караш шактый аек.

Нефть эшкәртү тармагын тирәнәйтү стратегиясе 20 елдан артык элек гамәлгә ашырыла. Һәр ел саен без эшкәртүнең чагыштырма авырлыгын тирәнәйтә торган яңа егәрлекләр алабыз. Бу стратегия, нигездә, нефть химиясенең структур яктан яхшыруы хисабына бара торган тулай продуктның үсешенә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Шулай ук хәзер без Татарстанда бизнесның алдынгы тармакларын үстерү өчен МИЗ, УКСИҮТ һәм сәнәгать мәйданчыклары рәвешендә инфраструктура булдырылуы турында да әйтә алабыз. Бу бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр бар дигән ышаныч тудыра. Бизнесны үстерүнең инфраструктур институтлары булдырылган.

Шул ук вакытта без эшләргә тиешле проблемалы урыннарны да күрәм. Аерым алганда, торак тапшыруның сизелерлек үсеше күздә тотыла. Тик куркам, бу фараз керемнәр үсеше белән бәйле түгел. Ихтыяҗ чикләүләре бу фаразны бераз реаль тормышка китерә ала. Хезмәт җитештерүчәнлеге сизелерлек үсмәсә, хезмәт хакларын арттыру авыр булачак. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын федераль дәрәҗәдә дә, хөкүмәтебездә дә тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илкүләм проект кысаларында федераль финанслауга гына карамаска кирәк.

Авыл хуҗалыгында эшкәртүне көчәйтергә кирәк. Әгәр конкурентлы әзер продукция рәвешендә эшкәртелмәсә, без чималны гына җитештерә торган республика булачакбыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International