Татарстан - август нәтиҗәләре буенча иң инвестактив регион

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«Инвест-Форсайт» эшлекле интернет-журналы 2019 елның август ае өчен «Төбәкләрнең инвестицион активлыгы» рейтингын төзегән. Анда 155 балл җыйган Татарстан Республикасына беренче урын бирелде. Рейтинг Россия төбәкләрендә башланып җибәрелүче һәм тормышка ашырыла торган инвестицион проектлар турында басылып чыккан хәбәрләр нигезендә төзелгән.

Хәбәрләрнең тематикасына карап, һәр катнашучы 10 баллы шкала буенча бәяләнгән. Максималь балл проектны яки проектның чираттагы этабын гамәлгә кертү турындагы хәбәрләргә бирелде. Финанслау яки кредит проектын финанслау өчен бүлеп бирү турындагы публикацияләр 9 баллык бәя алган булса, проектны гамәлгә ашыру турында килешүгә кул кую 7, ә ниятләр турында килешүләр 4 балл алды. Башка яңалыклар 1 баллык бәяләнде. Шул ук вакытта «Сәнәгать», «Төзелеш һәм күчемсез милек» һәм «Ягулык-энергетика комплексы» тармакларына туры килә торган хәбәрләр аеруча зур күләмдә җыелган.

Шулай ук журнал версиясе буенча республикада «Татнефть» ГАҖ тарафыннан гамәлгә ашырылган «ТАНЕКО» проекты иң яхшы инвестицион проект дип танылды, ә беренче кер юу машиналары заводы белән ачылган «Хайер РУС» югары технологияле индустриаль паркы – августның иң кызыклы проекты исеменә лаек булды.

«Татарстанның уңай инвестицион мохите беренче тапкыр гына югары бәягә лаек булмады. Республикада бик күп проектлар гамәлгә ашырыла, яңа җитештерүләр булдыру турында килешүләр төзелә. Август ае бу яктан бик тыгыз булып чыкты – МИЗ һәм Татарстан УКСИҮТләренә яңа инвесторлар җәлеп ителде, инфраструктура объектлары төзелеше тәмамланды, яңа сәнәгать мәйданчыклары аккредитацияләнде. Бу эшнең нәтиҗәсе бер генә көн түгел, ә республиканың киләчәк үсеше өчен күп эшләр башкарасы бар», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, августта «АлмА» МИЗында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турында килешүләр төзелгән, аларның гомуми бәясе 56 млрд сумнан артып китә. Гомуми бәясе 1,56 млрд сум булган дүрт яңа инвестпроект «Яшел Үзән», «Түбән Кама» һәм «Чистай» УКСИҮТенә җәлеп ителгән. «Иннополис» МИЗына «ННГ Казан», «Мэгис Казан», «СДС Телеком», «ТРАНСПЭРЕНТ ТЕХНОЛОДЖИ», «ДжиДиСи Сервисез», «Интеллектуаль видеоаналитика», «Би Пи Эм Энвайронмент» ширкәтләре яңа резидент буларак теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International