Татарстанның Гарантия фонды - кредитлар буенча бирелгән йөкләмәләр күләме буенча лидер

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

«КУЭ Корпорациясе» АҖ 2019 елның 9 аена эш йомгакларын ясады. Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүнең максатчан моделе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды төбәк гарантия оешмалары арасында Фонд әкаваплылыкчылыгы белән бирелгән кредитлар күләме буенча беренче урынны алды. Бу сумма 3,6 млрд. сум тәшкил иткән. Икенче урында 3,5 млрд сумлык күрсәткечләр белән Свердловск өлкәсе, өченчедә исә Новосибирск өлкәсе – 3,4 млрд сум. Рейтингта федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән кала, Россиянең барлык субъектлары да исәпкә алынган.

«Фонд гарантиясе өчен кредит бирү хезмәтләренә ихтыяҗ - Татарстанда эшкуарлыкның популярлаша баруының бер күрсәткече, моның өчен дәүләт ярдәме чаралары да каралган. КУЭ Корпорациясе мәгълүматларына караганда, 2019 елның 9 аенда Татарстан Милли гарантия системасы ярдәмендә бирелгән кредитларның суммар күләме буенча икенче урынны алган. Эшмәкәрләр бизнесны үстерүгә 6 миллиард сумга якын акча алды», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Илдә гарантия фондларының төп миссиясе булып эшмәкәрләрнең финанслауга керүен киңәйтү тора. Агымдагы елның 9 ае эчендәге эш нәтиҗәләребез дә безнең моны булдыруыбызны күрсәтә. Агымдагы елның август ахырына без инде 2018 ел күрсәткечләренә ирештек. Фонд тарихында без 5 млрд. сумнан артык әкаваплылыкчылык бирдек», - дип шәрехләде Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International