Халыкара лицензияле җәмгыять һәм «Иннокам» ассоциациясе интеллектуаль милекне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казанда 12-13 ноябрьдә «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» III Халыкара форумы уза. Форумда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск, Чебоксар, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Ульяновск кебек эре  шәһәрләреннән бизнес-бергәлек вәкилләре һәм экспертлар, шулай ук АКШ, Германия, Кытайдан чит ил партнерлары катнашты.

Бу дәүләтләр дөньяның технологик лидерлары булып танылган Япония, Сингапур, Бөекбритания белән беррәттән, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану хисабына өстәмә кыйммәтнең югары өлешен формалаштыралар. Соңгы 15 елда бу илләрдә югары технологияле оешма баланслары структурасында матди булмаган активлар өлеше кискен арткан.

Шул ук вакытта, форумның пленар сессиясендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, Россия оешмаларының матди булмаган активлар өлеше буенча алга киткән илләр базарларыннан артта калуы әле дә сизелә. Бу проблеманың чишелешен патент хокукы өлкәсендә табып була: патентлар белән якланган яңа технологияләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәле инновацион үсешкә ярдәм итә ала. Шул ук вакытта үз бизнес-процессларына беренчеләрдән булып бу инновацияләрне кертүче ширкәтләр базарда конкурентлыкка сәләтле булачак.

Катнашучылар шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт стратегиясе, предприятиеләрдә интеллектуаль милек белән идарә итү нечкәлекләре, Татарстан Республикасында югары технологияле бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, форумның беренче көннәрендә Халыкара лицензияле җәмгыять (LES International) һәм «Иннокам» ассоциациясе интеллектуаль милекне саклау белән бәйле эшчәнлекне алга таба этәрү һәм инновацион үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Әлеге инициатива 2016 елдан башлап нәкъ менә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган Россиядә бердәнбер интеллектуаль милек базарын үстерү программасының логик дәвамы булып тора.

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы патентка бирелгән гаризалар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды һәм регионнарның инновацион үсеше рейтингында Россия лидерлары арасына керде. 2019 елда Татарстан РФ субъектларыннан беренче булып Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Роспатент белән төбәкләрдә интеллектуаль милек белән бәйле тәкъдимнәр кертү буенча өч яклы килешүгә кул куйды.

Форумның икенче көне белем бирү мастер-классларына һәм семинарларына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International