Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиевның Яңа ел котлавы

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, партнерлар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Узып баручы ел бары тик күңелле хатирәләр калдырсын, 2020 елны ачучы яңа унъеллык исә уңышлар китерсен. Тормышыгыз чәчәк атсын, иң изге теләкләрегез чынга ашсын. Иҗади илһам һәм инициатива һәрвакыт башлангычларыгызның юлдашы булсын!

Агымдагы ел Россиядә илебезнең алга киткән фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән милли проектларның старт елы буларак билгеләнеп узды. Әлеге юнәлешне тормышка ашыру һәр татарстанлының тормыш сыйфатын яхшыртуга ышанычлы нигез булачагына ышанам.

Яңа елыбыз котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International