ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Үсеш-ФТИ» конкурсында катнашу буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов үткәрде.

 

2016 елның 10 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерүгә һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында җәелдерүгә бәйле чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү буенча конкурста катнашуга гаризалар җыя башлау турында  игълан  ителә.

 

2016 елның 4 октябрендә В. Г. Тимирясов исемендәге  КИУ (ИЭУП) базасында Чистай шәһәрендә  Эшкуарлык фабрикасы (Казан ш.) вәкилләре һәм, аны тәмамлап, уңышка ирешкәннәр, һәм шулай ук Чистай шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге вәкилләре белән шәһәр эшкуарлары һәм студентлары арасында очрашу оештырылды.

 

2015 ел өчен  ОЭСР, ЮНЕСКО, Евростат һәм Росстат күрсәткечләрен туплаган “Югары икътисад мәктәбе” Милли-тикшеренү университетының  Статистик эзләнүләр һәм белем икътисады институты мәгълүматлары буенча, дөнья топ-20легендә Россия тугызынчы урынны били ($40,5 млрд). Ул рейтингта Бөекбритания һәм Бразилия арасында урнашкан. Рейтингның беренче өчлеге белән ара шактый зур: Япония өченче урында ($166,9 млрд), икенчедә —  Кытай ($368,7 млрд), лидер — АКШ ($457 млрд).

 

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерына керү потенциалы булган предприятиеләрнең гомуми җыелышы уздырылды. Анда тантаналы төстә кластерның сәнәгый эшчәнлегендә катнашу турында килешүләр имзаланды  һәм кластерны үстерү концепциясе кабул ителде. Җыелыш Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының барлыкка килүен аңлатты.

 

V Бөтенроссия Чакыру кубогы финалы кысаларында агымдагы елның 26 сентябреннән 16 октябренә кадәр http://innovacup.ru/Vote.aspx сайтында «Россиянең иң яхшы инновацияле төбәге - 2016» исеменә тавыш бирүләр бара. Тавышларны стационар компьютерлардан һәм  мобиль телефоннардан, шул исәптән  социаль челтәрләр аша бирергә мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International