ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Нидерландия Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министр Артём Здунов  Гайдар форумы – 2017 кысаларында  «Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты. 

 

Бүген Россия халык хуҗалыгы академиясендә һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәтендә Россия инновация кластерларының иң яхшы  идарә практикларын карау буенча эксперт дискуссиясе булды.

 

Бүген Гайдаровский форумы кысасында эксперт дискуссиясе – «Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе рейтингы нәтиҗәләре: «Россия регионнарында инновацион бизнес» һәм «Россия регионнарының инновацион үсеше рейтингы»н тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасыннан чарада икътисад министры Артём Здунов һәм министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

 

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданында узучы «Гайдар форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында очрашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россиянең инновацион  регионнары  Ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Совет һәм АИРР әгъзалары Гомуми җыелышының уртак  утырышын уздырды.  Утырыш эшендә икътисад министры Артём Здунов катнашты. Чара Мәскәүдә  барган  «Гайдаровский Форумы - 2017» Халыкара фәнни-практик конференциясе  кысасында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гайдар Форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Россиядә чит ил инвестицияләре буенча Консультатив советның «25 еллык юл: Россия социаль-икътисадый үсешендә чит ил инвестицияләре» темасына багышланган иртәнге эшлекле ашында катнашты.

 

2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ПАО кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерү өчен өч ай срок белән мораторий кертелде. 2016 елның 26 декабрендә банк-агентлар аша вкладчыларның страховой түләүләре каплана башлады.

 

2016 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасының  «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 106-ЗРТ Законы гамәлгә кертелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International