ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

« Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге   Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның  24еннән 26 мартка кадәр «Ялта - Интурист» Кунакханә комплексында  ( Крым Республикасы,  Ялта шәһ., Дражинский ур., 50)  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Крым Республикасы Сәнәгать министрлыгы ярдәмендә «РестоОтельМаркет» отелен, ресторан бизнесын һәм сәүдәне комплекслы җиһазландыру VI махсус конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә.

 

«Яхшылык импульсы» –  «Безнең киләчәк» региональ социаль программа фонды раслаган Россиядә социаль эшмәкәрлекне үстерүгә һәм алга җибәрүгә өлеш керткән өчен ел саен бирелә торган  Премия. Премия социаль эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, дәүләт структуралары һәм  профиль ведомстволары җитәкчеләренә, журналистларга, СМИ һәм Россиянең югары уку йортларына бирелә.

 

Ел саен Россия Федерациясендә  «Югары социаль нәтиҗәлелек Россия оешмасы» (алда – Конкурс) Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл иткәндә югары социаль нәтиҗәгә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 

 «Социаль эшмәкәр — 2017» проектлары Бөтенроссия конкурсын «Безнең киләчәк» региональ социаль программа Фонды уздыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International