ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кориб» компанияләр төркеменең (Чаллы) җитештерү цехларын карап чыкты.

 

18 апрельдә Түбән Камада «Закамье» регионы сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү буенча үзәк оештыруында һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшмәкәрләрнең   I Съезды була. Аның максаты – 2020 елга кадәр эшмәкәрлекне үстерү стратегиясен эшләү.

 

2017 елның 30-31 мартында Мәскәүдә кеше, шәһәр һәм бизнес ихтыяҗларына юнәлтелгән энергетика белән идарә итүнең  яңа моделен төзүгә багышланган Халыкара энергетика саммиты — Smart Energy Summit узачак.

 

Россия Хезмәт министрлыгының мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында шәхси исәп-хисаплар торышы турында страховкаланган затларны мәгълүматлаштыру буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының дәүләт хезмәтләре күрсәтү административ регламентын раслауга ярашлы боерыгы 2017 елның 13 мартында Россия Минюстында теркәлгән. Элек шундый мәгълүматлаштыруның  гамәлдә булган регламенты үз көчен югалткан дип таныла.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 2 мартындагы 245нче Карары белән  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 17 августындагы  «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) аерым төрләрен оештырганда хәвеф-хәтәр-юнәлтү юлын куллану һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 806нчы Карарына кайбер үзгәрешләр кертелде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агросила «Чаллы-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашты.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.

Монополиягә каршы законнар бозылуны кисәтү максатыннан чыгып, Россия ФАСы проконкурент һәм конкурентлыкка каршы региональ практикаларның 2013–2015 еллар өчен беренче тапкыр төзелгән «Ак һәм кара китапларын» күрсәтте.

 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International