Эшмәкәрләр өчен ел саен уздырыла торган бишенче «Мин Бизнесмен 2017» конкурсы ахырына якынлашты. Быел биш призлы урын өчен 395 катнашучы көрәште. Аларның һәркайсы үз бизнесы турында кыска видеоролик төшерде һәм яраткан эше турында сөйләде. Конкурс жюрие үз сайлавын ясады, интернет-тавыш бирү тәмамланды,һәм бүген без җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз.
2017 елның 27сеннән 31 мартка кадәр Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды » НО оештырган Молдова Республикасына һәм Венгриягә бизнес-миссиясе була.
2017 елның 1сеннән 3 июньгә кадәр Санкт-Петербург шәһәренең «Экспофорум» Конгресс-күргәзмә үзәгендә XXI Петербург Халыкара икътисади форумы була.
2017 елның 21еннән 22 апрельгә кадәр Красноярск шәһәрендә 14нче Красноярск икътисади форумы була.
Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында 24 мартта «Моношәһәрләр үсеше актуаль бурычлары» темасына парламент тыңлаулары булып узды.