ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 апрельдә Мәскәү шәһәрендә Россия шәһәрләре һәм регионнары буенча ел саен уздырыла торган FitchRatings конференциясе була, аны  FitchRatings Халыкара рейтинг агентлыгы оештыра. Әлеге чара  ел саен 100гә якын катнашучыны җыя һәм бүгенге көндә аеруча актуаль булган мәсьәләләр һәм фикерләр белән уртаклашу мөмкинлеген бирә. Конференциядә катнашырга Россия шәһәрләре һәм регионнары хакимиятләренең беренче затлары, банклар һәм идарәче  компанияләр, Халыкара оешмалар, СМИ вәкилләре чакырылган.

    

20 Апрельдә Мәскәүдә «Россиядә инвестицияләр» VIII Форумы була, аның кысасында  пленар дискуссия, «РЦБ» инфраструктурасы» Конференциясе, «Квалификацияле инвестор» Конференциясе,  «Дәүләт-шәхси партнерлык» Конференциясе үткәреләчәк, шулай ук  InvestorAwards 2017 инвестициясе өлкәсендә ел саен бирелә торган премия белән бүләкләү булачак.

 

Сочида 2017 елның  13-14 апрелендә «Автодор-Инвест» ЧҖҖ уздырган транспорт инфраструктурасы инвесторлары  һәм транспорт инфраструктурасы операторларының IV Халыкара форумы (алда – форум) старт ала .

 

2017 елның 07 апрелендә Мәскәүдә (Г.В. Плеханов исемендәге РЭУ)  «Интеллектуаль милек базары  аша инновацион үсеш» IX Халыкара Форумы була.

 

2017 елның 11-12 апрелендә Мәскәүдә («Президент-отель», Б.Якиманка, 24) «Сәламәтлек саклау» темасына ел саен уздырыла торган Россия регионнары Форумы була. Форум Россия Федерациясе субъектларында илнең сәламәтлек саклау үсеше өстенлекләренә багышлана.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 20 мартындагы 315нче карарына ярашлы рәвештә, кайбер положениеләрдән кала, казначейство контроленнән соң гына закупка турында мәгълүматлар өлкәсендә Бердәм информация системасында (ЕИС) урнаштыруны караган Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Федераль законның 99нчы маддәсенең 5нче өлешендә каралган «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында»  2015 елның 12 декабрендәге 1367нче карары гамәлдән чыгарыла  (1367нче Карар).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International