ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында  («социаль эшмәкәрлек» аңлатмасын ныгыту өлешендә)»  федераль закон проектын җибәрде.

 

Космонавтика көнендә, 12 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм Фонды һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы уздырылды.

 

2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек)  һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә һәм шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Өстенлекле программасына ярашлы рәвештә  25 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый кулланыла торган практикасы нәтиҗәләрен халык белән бергә карау була. Чараны уздыру урыны: Казан Федераль Университетының икътисад һәм финанслар институты актлар залы (Казан шәһ., Бутлеров ур., 4нче йорт).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International