ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре җитәкчеләре 26 апрельдә фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе  Иван Бортник, Россия инновацион-технологик үзәкләр Союзы вәкилләре белән очрашты.

 

Хәзерге вакытта 23 пилот регионда, шул исәптән Татарстан Республикасында, яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан төп бурычы регионнарда инвестиция проектларын табу һәм озату булып торган Тышкы икътисади үсеш банкының сертификацияләнгән менеджерлары позициясенә кандидатлар сайлау үткәрелә. Сертифицикацияләнгән менеджерлар роленә региональ үсеш институтлары, коммерция булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, региональ бизнес һәм шулай ук власть органнарында һәм инвестицион-финанс өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган вәкилләр кандидатурасы карала.

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Зеленодольск» Сәнәгать мәйданчыгы» инвестиция проектын гамәлгә ашыру барышын карау буенча киңәшмә уздырды.

 

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында( Мәскәү шәһәре) 2017 елның 25 апрелендә интеллектуаль милекне саклау кебек актуаль мәсьәләгә багышланган «Интеллектуаль милек – XXI гасыр: «Инновацияләр: тормыш дәрәҗәсен яхшырту»га багышланган X Халыкара форумы эшли башлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International