ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының III Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты мәйданчыгында узды.

 

2017 елныӊ 25 гыйнварыннан  22 февральгә кадәр  Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ  Аналитика үзәге  Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрләрнеӊ үз күзлегеннән Россия базарларында  конкуренциянеӊ гомуми торышын һәм конкурент тирәлеген бәяләргә мөмкинлек биргән Россия бизнесы вәкилләре арасында сораштыру уздырды. Сораштыруда 1100дән артык  респондент катнашты.

 

Вкладлар буенча түләүләр  һәм башка документлар турында гаризалар кабул итү, шулай ук түләүләр АСВ исеменнән эшләүче һәм аның исәбеннән банк-агент сыйфатында Сбербанк ПАҖ аша 2017 елның 12 маеннан алып барыла.

 

Бүген  Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондыныӊ социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәгендә  Татарстан Республикасы социаль хезмәтләр белән тәэмин итү Реестрына керергә теләгән коммерция булмаган оешмалар вәкилләрен укыту өчен  «Социаль проектлар һәм социаль проектлар белән идарә итү» профессиональ программасын тантаналы ачу булды.

 

Бүген  «Корстон» ГТРК мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017»    IX Халыкара икътисади саммит кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш төркеменең директорлар Советы Рәисе Вахит Йылдырым башлыгында  Гебзе Оештырылган сәнәгать зонасы делегацисе (Төркия) ( алда –  Гебзе ОПЗ), шулай ук Россия Федерациясендә эшчәнлек алып баручы зур банклар (Денизбанк, Ишбанк, Япы Креди Банк, Зираат банк һәм Кредит Европа банк) вәкилләре делегациясе белән очрашуы булды.

 

Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим рольне KazanSummit үти. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.

 

«Алабуга» (ОЭЗ) аерым икътисади зонасы эксперт советы ОЭЗ резиденты статусын алуга исәп тотучы өч компания проектын хуплады. Яңа производство төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 650 миллионнан артык сумма тәшкил итә.

 

РФ Хөкүмәте Рәисе   Дмитрий Медведев 2017 елның 10 маенда  «Аерым икътисади зона төзү критерийларына үзгәрешләр кертү турында» Карарга кул куйды. Документ РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кертелгән.

 

2017 елда  «Җиһазлар лизингын үстерү: МСП   субъектлары чыгымнарын субсидияләү («Лизинг-грант»)» чарасы Татарстан Республикасының алты моношәһәрендә гамәлгә ашырылачак: Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Чистай һәм Менделеевск. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International