ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы белән бергә салым булмаган түләүләрне билгеләү һәм түләүнең гомуми принципларын төзү буенча эш кысасында дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен региональ һәм муниципаль, шул исәптән кирәкле һәм мәҗбүри түләүләр турында эшмәкәрлек  берлеге вәкилләре арасында сораштыру уздыра.

 

Татарстан Республикасы делегациясенең Португалиягә визиты Татарстан белән Португалия арасында хезмәттәшлекне үсерергә, шулай ук Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Португалия икътисад министры, Россия - Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мануэл Калдейра Кабрал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга визиты кысаларында Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.

 

«Томск өлкәсе кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше фонды»ның директоры урынбасары Елена Лазарева җитәкчелегендәге Томск шәһәре эшмәкәрләре делегациясе Татарстан Республикасында стажировка узу кысасында 30 майда Казан шәһәренең эшмәкәрләр өчен «Минем документлар» челтәренең махсус офисында («Бизнес өчен МФЦ») булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International