ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контрольлек (күзәтчелек) турында" закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны дәүләти җайга салу һәм дәүләт контролендә тоту нигезләрен раслау турында" 2017 елның 22 маендагы 978-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясендә балаларның ялын һәм аларны савыктыруны тәэмин итү буенча өстенлекле максатлар, бурычлар һәм механизмнар расланды.

 

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ вәкилләре катнашында брифинг булды, анда Татарстан делегациясенең Петербургтагы халыкара икътисад форумында – ПХИФ-2017 катнашуына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасының экспортка ярдәм үзәге булган "Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 10 нчы халыкара "TurkmenConstruction 2017" төзелеш күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 24 августыннан 26сына кадәр Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә (Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасының күргәзмәләр комплексында) узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International