ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717нче-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә рәвештә керергә мөмкин булган Татарстан Республикасы көйләүче заказчылары закупкалары планнары проектларының ярашуын бәяләүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук «Татэнерго» АҖ,  «ТАТМЕДИА» АҖ,  «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре капиталь төзелеше  һәм энергия саклаучы технологияләр үсеше идарәсе» АҖ, «Татагролизинг» АҖ вәкилләре катнашты.

 

Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча  Федераль корпорациянең директорлар советы (МСП Корпорациясе) тарафыннан  Татарстан Республикасын ташламалы лизинг җиһазлары программасын гамәлгә ашыру кысасында региональ лизинг компаниясен раслау хокукына Россия Федерациясе субъектларын конкурс сайлавы  җиңүчесе итеп тану турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе 2 млрд. сум устав капиталы белән акционерлык җәмгыять формасында оештырылачак һәм ул   МСП Корпорациясенең  1,5 млрд сум һәм Татарстан Республикасының 500 млн сум күләмендәге взносы исәбенә төзеләчәк.

Лизинг программасы катнашучылары булып сәнәгать җиһазларын, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендә җиһазлар һәм башка югары технологиядәге җиһазларны лизингка сатып алырга теләгән шәхси һәм кече предприятиеләр торырга мөмкин. Чит илдә җитештерелгән җиһазларга лизинг буенча иң зур соңгы ставка елына  8%, үзебезнең илдә җитештерелгән җиһазлар өчен  - елына 6%, аванс түләве –  15%тан алып тәшкил итә, лизинг килешүе срогы – 60 айга кадәр. Беренче лизинг килешүләрен төзү 2017 елның сентябренә планлаштырыла.

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов билгели: «Региональ лизинг компанияләре хезмәтеннән 2017 елда ук 200дән артык шәхси һәм кече эшмәкәрлек  предприятиеләре файдалана алачак һәм ул әлеге предприятиеләргә зур заказчылар закупкаларында катнашырга һәм закупкалар базары 2017 елда  2 трлн сумнан артык исәпләнгән зур корпорацияләр исәбенә керергә мөмкинлек бирәчәк».

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитика үзәгендә (Мәскәү, Академик Сахаров ур., 12нче йорт) 2017 елның 4 июлендә «Дәүләт бизнесының стратегик партнерлыгы: эшмәкәрлекне яклау дәүләт ярдәме механизмнары» эшлекле форумы була (алда – Форум).

 

2017 елның 16 июнендә Санкт-Петербург химико-фармацевтика Академиясе  мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ярашлы практикалар кафедрасы ярдәмендә оештырылган : «Фармацевтика өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары» темасына семинар була.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  «Татарстан  Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО экспортка юнәлтелгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен Туниста   бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бару 2017 елның июне ахырына һәм июль башына планлаштырылган.

 

Моношәһәрләр өчен  «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын Конкурс сайлавы игълан ителде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International