ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  закон проекты эшчәнлеге комиссиясе   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның күп функцияле үзәкләрдә бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәте бирелү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү» федераль законы проектын хуплап чыкты. Закон проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.

 

Бүген, 21 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасына составында «Ульяновск өлкәсе үсеш корпорациясе» АҖ, «ПОЭЗ «Ульяновск АҖ һәм  һәм«Регионның индустриаль парклары Идарәче компаниясе» ЧҖҖ вәкилләре кергән Ульяновск өлкәсе делегациясе визиты кысасында киңәшмә булып узды.

 

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының 2017 елның 20 июнендәге 1363нче-р күрсәтмәсе белән 2017 елга Татарстан Республикасында үз эшчәнлеген алып баручы  Татарстан Республикасының зур, икътисади һәм социаль мәгънәгә ия булган предприятиеләр һәм оешмалар исемлеге расланды.

 

Кичә, 20 июньдә,  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында составында  «Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе урынбасары,  Чеди-Хольск муниципаль районы хакимияте рәисе Сергек Хертек, «Тыва Республикасы  муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма директоры  Ривал Опай-оол һәм  Тандинск муниципаль районы хакимияте рәисе  Евгений Овсянников булган Тыва Республикасы делегациясе белән очрашу булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International