ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен уртача ашыгыч фаразлауны булдыру кысасында Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чистайда муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 14еннән 22 июньгә кадәр ведомствоара эш төркеменең берничә утырышын уздырды.

 

«Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль законның ярашлы проекты Россия МЧСы тарафыннан эшләнде. Әлеге үзгәрешләр «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасын гамәлгә ашыру кысасында әзерләнде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2017 елның 14 июнендәге 707нче карары белән юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү барышында тикшерү битләрен куллану мөмкинлеген караган  федераль дәүләт  санитария-эпидемиология күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә түләү тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә   «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплады.

 

2017 елның 19 июнендә  РЭЦ Төркеме катнашу ноктасы булачак 8 регион белән  партнерлык килешүенә кул куелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International