ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында “Дәүләтнең финанс ярдәме кораллары һәм аларны алу алгоритмнары. Акыл мөлкәтен монетизацияләү системасын төзү” темасына укыту семинары узды, ул Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан Бизнесны финанс үстерү институты (Мәскәү шәһәре) һәм “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасының республикадагы төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылды.

Уникаль карьера акселераторы булган, Россиядәге иң эре МИЗ Корпоратив университеты студентларны өченче мәртәбә кабул итә башлавы хакында игълан итә, биредә һәр чыгарылыш вәкиле сәнәгать менеджменты өлкәсендә үз проектын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм ресурслар ала. Универститетның максаты – өч елдан соң завод директоры була алырлык кешеләр табу.

2015 елдан башлап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге № 1738-р (Стандарт) боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартларын кертү кысаларында ел саен Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарларында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм үсешенә мониторинг ясала.

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге “Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды” коммерциячел булмаган оешмасы кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлеш алган предприятиеләренә хәбәр итә: Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәтнең (Роспатент) рәсми сайтында брошюралар урнаштырылган, аларны ведомство һәм Бөтендөнья акыл мөлкәте оешмасы белән берлектә Россиянең экспорт үзәге чыгарган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International