ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 26 июлендәге 189нчы-ФЗ Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелгән, шуларга ярашлы рәвештә вазифаи затлар заказчыларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен закупкалар алып барганда товарларга (эшләр, хезмәтләр) түләү тәртибен һәм срогын бозганда, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль контрактлар белән каралган аванслауны тәэмин итү буенча бурычлар үтәлмәгәндә аларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

 

Россия икътисады 100дән  12 балл җыйды һәм инновацияләр дәрәҗәсе буенча ел рейтингында 35 ил арасында  27нче урынны алды.

 

«Алабуга» аерым икътисади зонасын тәкъдир итү кичә, 2 августта, Шанхайда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай подкомиссиясе утырышы кысасында булды. Утырышны Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин һәм Кытай Халык Республикасының  коммерция министры Чжун Шань уздырды. Подкомиссия әгъзалары  «Алабуга» һәм Кытайның зур TEDA аерым икътисади зонасы арасында хезмәттәшлек үсешен яклап чыкты. 
 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау» НО эшмәкәрләргә 2017 елның октябрендә Кытай Халык Республикасында Россия икътисади роад-шоу уздырылачагы турында хәбәр итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International