ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Салым булмаган түләүләрне системага салу һәм салым булмаган түләүләрнең бердәм исемлеген булдыру, ззаконнарда бердәм кагыйдәләрне ныгыту, түләүләрне исәпләү һәм шулай ук аларны системалы идарә итүнең  нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан чаралар планы 2017 елның 9 августында   Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары  Игорь Шувалов тарафыннан расланган.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә 1738нче-р (алда – Стандарт) карары белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартын гамәлгә ашыру кысасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  (Министрлык) даими нигездә товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларында проблемалы мәсьәләләр буенча мәгълүмат җыю буенча эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  17 августта «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорация» АҖнең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717нче-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә  өстәмә рәвештә кертеләчәк Татарстан Республикасы заказчылары көйләгән закупкалар проектларына ярашлы бәяләүләрне оештыру мәсьәләсе буенча оештырган видеоконференция форматында киңәшмәсе булып узды.

Федераль законның «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны  тәэмин итү өчен товарлар, эшләр,  хезмәтләр закупкалары өлкәсендә контракт системасы турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 236034-7нче проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан 2017 елның 27 июлендә икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек  Комитетына карауга кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International