ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чын йөрәктән Сезне истәлекле дата – план органнары барлыкка килүгә 95 ел тулу белән котлыйм! Бу чор республика тормышында һәм, тулаем алганда, ил язмышының барлык өлкәләрендә тамырдан үзгәрешләр барлыкка килгән тулы бер дәвер. Һәр тарихи этапта ведомство алдында төрледән төрле мәсьәләләр килеп баса, ләкин аларның барысы да республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга кайтып кала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (моношәһәрләр өчен ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтү өчен Чаллы шәһәрендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 25 августында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 429 каб., 13:00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: "Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкны үстерү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Чаллы шәһәренең кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 25 августында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 429 каб., 10:30 сәг. 2

18 августтан 23енә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган "Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбе булды. Оештыручысы – "Казан ачык талантлар университеты 2.0" АНО. Җәйге мәктәптә Татарстаннан барлыгы 400 тирәсе яшь кеше һәм 100 остаз, шулай ук талантлар белән идарә итү өлкәсендә республика һәм федераль дәрәҗәсендәге экспертлар, ата-аналар һәм оештыручылар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.

16 августтан башлап 29 сентябрьгә кадәр Президент грантлары фонды коммерциягә карамаган хакимиятнеке булмаган оешмаларга (ННО) грантлар бирү буенча Россия Федерациясе Президентының "2017 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмиятле проектларны һәм кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган хакимиятнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү турында" 2017 елның 93-пр номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә торган икенче конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итә.

22 августта Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Татарстан Республикасының биш районында коммерциягә карамаган оешмаларның вәкилләре өчен "НКО көне" узды.

"Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре, Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлеге, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының "Менделеевск шәһәре" муниципаль берәмлеге кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча, шулай ук "Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкны үстерү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссияләре утырышларының турыдан-туры трансляциясе 24 август көнне түбәндәге сылтама буенча мөмкин булачак:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International