ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

2017 елның 14 августында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен поливинилхлорид пластикларыннан ясалган бер мәртәбә кулланыла (файдаланыла) торган медицина эшләнмәләрен сатып алуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" 14.08.2017 № 967 карары кабул ителде, ул 2017 елның 25 августыннан үз көченә керә.

 

Россия Минпромторгы 2017 елның 17 августындагы 2789нчы әмере белән   Татарстан Республикасы төзелеш кластерының (инициаторы –  «СуварДевелопмент» ЧҖШ) һәм төзелеш технологияләре һәм материалларының (инициаторы –  «Ак Барс Девелопмент» ЧҖШ) сәнәгать кластерлары федераль реестрына керүен раслады.

17сеннән 26 августка кадәр Югары Ослан районы территориясендә  Студентларның белем форумы бара. Форум «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Региональ яшьләр җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International