ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

Республика көнен һәм Шәһәр көнен Чаллыда иртә таңнан бәйрәм итә башладылар. Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов, Чаллы шәһәре меры Наил Мәһдиев һ.б. катнашты. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр мәйдан каршында "Акварель-2017" фестивале җәелгән иде, чәчәк композицияләре аның төп объектлары булды. Биредә үк үсемлекләр ярминкәсе дә узды. Мәйданга якынрак урында "Кече салачык" ("Малая деревенька") концерт мәйданы эшләде, биредә шәһәрнең иҗат коллективлары халык алдында чыгыш ясады. 

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Республика көне белән тәбрик итәм!  Бу бәйрәм республикабыздагы күпмилләтле халыкның үзбилгеләнү, килешү һәм берләшү символы булып тора. Бүген Татарстан илебездә икътисад ягыннан иң нык үсеш алган һәм социаль яктан иминлекле төбәк булып тора.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International