ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарларындагы четерекле мәсьәләләр турында мәгълүмат җыю эшен даими алып бара.

Хәзерге вакытта кергән тәкъдимнәргә ясалган анализ нәтиҗәләре буенча, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре базарлары торышына һәм аларда  конкуренция мохите яхшыруга ясалган мониторингны игътибарга алып,  2017 - 2018 елларда конкуренция мохитен яхшырту таләп ителгән социаль әһәмиятле һәм өстенлекле базарлар исемлеге, шулай ук 2016 - 2018 елларга Татарстан Республикасында  конкуренцияне арттыруга ярдәм чаралары планы проектлары әзерләнде. Сылтама буенча үтеп, әлеге проектлар белән  танышырга һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкин.

Сезнең фикерегезчә, кайсы товар базарларында конкуренцияне үстерергә, шулай ук "Юллар картасы"на нинди өстәмә чаралар кертергә кирәк? Тәкъдимнәрегез (843) 524-91-59 "кайнар линия" телефоны аша һәм konkur.mert@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

2017-2018 уку елында "Технология эшкуарлыгы" олимпиадасы Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА), Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, Томск дәүләт университеты һәм Россиянең башка иң яхшы 24 уку йорты ярдәме белән үткәрелә.

Олимпиада барлыгы 5 профильне үз эченә ала: яңа технологияләр, гамәли биотехнологияләр, IT, авиатехнологияләр һәм ресурсларны сак тоту. Шул ук вакытта аларның һәркайсында икътисадый бурычларны да хәл итәргә кирәк: Олимпиада мәктәп программасының аерым бер фәненә генә тыгыз бәйләнмәгән һәм Россия мәктәп укучыларында иҗади мөмкинлекләрне үстерүне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уятуны максат итә.

Укучыларны иң күбе "Яңа технологияләр" профиле кызыксындыра. Катнашучыларны теркәү олимпиаданың www.olimp.tech рәсми сайтында башкарыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International