Татарстанда туристлык индустриясеннән КУЭ өчен акселерация программасына гаризалар кабул ителә

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның туристлык өлкәсендәге кече һәм урта предприятиеләре КУЭ корпорациясенең «КУЭ: туристлык индустриясе акселераторы»нда катнаша ала. Гаризалар кабул итү КУЭ цифрлы платформасында бара һәм 20 майга кадәр дәвам итәчәк.

Программа кунакханә һәм глэмпинг хуҗалары, экскурсия бюролары һәм круиз компанияләре, туристлык онлайн-сервислары һәм кешеләргә уңайлы сәяхәт итәргә ярдәм итүче башка бизнеслар өчен махсус эшләнгән. Акселераторда катнашу 2,5 айга исәпләнгән. Бу вакыт эчендә анда катнашучылар бизнесны үстерү стратегиясен төзи, тәҗрибәле эксперт-практикларның менторлык ярдәмен ала һәм алга таба масштаблаштыру өчен инвесторларның игътибарын җәлеп итә алачак.

Эшкуарлар сезон уртасында яңа практикаларны реаль вакыт режимында кертүнең реаль эффектын сизә алачак.

Катнашучыларны маркетинг, финанс, стратегик планлаштыру һәм технологик инновацияләр кебек темалар буенча мастер-класслар һәм тренинглар көтә. Алар шулай ук продуктны төрүдә, бизнес-процессларны, операцион эшчәнлекне һәм сату каналларын көйләүдә ярдәмгә өметләнә ала.

«КУЭ: туристлык индустриясе акселераторы» – бу шулай ук туристлык өлкәсендәге башка компанияләр, партнерлар, потенциаль клиентлар һәм инвесторлар белән элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге.

Катнашу өчен гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында «Укыту» бүлегендә кабул ителә. Акселератор шартлары буенча, компания базарда 1 елдан артык эшләргә, аның беренче сатулары һәм командасы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International