Татарстан делегациясе Россия Банкы рәисе урынбасары белән партнерлык финанслары буенча эксперимент турында фикер алышты

2024 елның 3 мае, җомга

Россия Үзәк Банкында ТР вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилинның статс-секретарь - Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Гузнов белән очрашуы узды.

Очрашу кысаларында системалы мәсьәләләр, экспериментны гамәлгә ашыру барышы, KazanForum 2024 булачак партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча чаралар планы тикшерелде, шулай ук бердәм портал тәкъдим ителде (http://ifhub.ru). 

2023 елның 1 сентябреннән Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда – партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент эшли башлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International