Ярышлар 2-5 июнь көннәрендә Халыкара авиатранспорт форумы кысаларында оештырыла.
Чемпионатта 10 шәһәрдән килгән командалар көч сынашачак. Ярышларда авиация тармагының 28 яшькә кадәрге 77 яшь белгече һәм эшчесе һәм экспертлар катнашачак. Моннан тыш, Ульяновск өлкәсе мәктәп укучылары өчен ярышлар оештырыла.
Әлеге ярышлар 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатына яшь белгечләрне WorldSkills методикасы буенча әзерләүнең башы булып тора.