2016 елның 29 гыйнварындагы 23нче боерык белән Татарстан Республикасы икътисад министры тарафыннан финанс оешмалары каршында бурычлары булган, һәм шулай ук тискәре кредит тарихына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ихтимал булган ярдәм чараларын карау буенча эшче төркем төзелде.
Әлеге эшче төркем авыр финанс хәлендә калган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына иң нәтиҗәле ярдәм юнәлешләре һәм ысулларын билгеләячәк.
Кирәкле мәгълүмат алу өчен, Сез түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз: (843) 293-16-94; (843) 293-01-58.