Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда «ИнноКам» территориаль яктан аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү турындагы боерыкны имзалады.
Бу турыда Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумының Санкт-Петербургта үткәрелә торган утырышы вакытында билгеле булды.
Җитештерү, инновацияләр, тормыш сыйфаты, инфраструктура һәм агломерация, институциональ мохит Концепциянең төп юнәлешләре буларак билгеләнде.