Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының кайбер районнарында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Юл сервисы күпфункцияле комплексларының 4PL-операторын төзү турында 2016 елның 17 маендагы 868-р номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, юл сервисының күпфункцияле комплексларын (йөкләрне эстафеталап тапшыру мәйданчыгы) формалаштыру сораулары эшләнелә. Шул ук вакытта мәйданчыклар бер-берсеннән 200-250 км дан да кимрәк ераклыкта урнашмаска тиеш.
Юл сервисының күпфункцияле комплекслары «Каматейнер» проектының сменалы кузовларны ычкындырып-эләктерү станцияләрен формалаштыру элементы булып торалар.