Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391нче боерыгына ярашлы рәвештә, республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы (алга таба – Конкурс) башланды.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
I этап – муниципаль – муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан уздырыла. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү срогы: 2016 елның 8 июненнән 22 июненә кадәр.
II этап – республика – Конкурсны үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү срогы: 2016 елның 30 июненнән 14 июленә кадәр.
Гаризаларны кабул итү урыны: Казан ш., Кремль, 1 подъезд, 2 кат, 263 кабинет, вакыты: 8.30 дән 18.00 гә кадәр, почта адресы: 420014, Казан ш., Кремль, а/я 47.