Аеруча куркыныч элемтә объектлары

2016 елның 15 июле, җомга

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Элемтә турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

Документ белән «Элемтә турында» Законга үзгәрешләр кертү күз уңында тотыла,  әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә,  проект документациясе буенча биеклеге 75 метрдан 100 метргача булган яисә җирдән астагы өлеше җирнең планлаштырылган билгесенән 5тән 15 метргача астарак булган элемтә корылмалары аеруча куркыныч һәм техник яктан катлаулы дип санала.

«Без элемтә корылмасының җирдән астагы өлеше тирәнлегенең югарыгы чиген җирнең планлаштырылган билгесеннән 10 метрда (хәзерге вакытта – 5 метр) дип билгеләргә тәкъдим итәбез, - дип аңлатты Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин. – Бу төзелеш һәм объектны куллану сыйфатына йогынты ясамыйча,  артык административ каршылыкларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International