Россия Индустриаль парклар ассоциациясе Италиягә Бизнес-миссиядә катнашырга чакыра

2016 елның 9 сентябре, җомга

Россия  Индустриаль парклар ассоциациясе,  Confindustria Russia белән берлектә,  2016 елның  24 - 26 октябре көннәрендә ел саен Италиягә уздырыла торган Бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссиянең максаты – Россиядә бизнеска караган проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар җәлеп итү. 

Сәфәрнең тулырак тасвирламасын һәм программасын, һәм шулай ук анда катнашу шартлары турындагы белешмәне Россия  Индустриаль парклар ассоциациясе  сайтыннан алырга мөмкин.

Бизнес-миссиядә катнашу өчен  2016 елның 7 октябренә кадәр, теркәлү формасын тутырып, Ассоциациягә юлларга һәм 17 октябрьдән дә соңга калмый теркәлү взносын түләргә кирәк.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча ИПАнең Башкарма дирекциясенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International