Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте Хөкүмәте арасында Килешү үз көченә керә

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезгә 2016 елның 3 октябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте  Хөкүмәте арасында Килешүнең үз көченә керәүен хәбәр итә. 2016 елның 12 апрелендә имзаланган Килешүгә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе гражданнары һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте гражданнары өчен әлеге илләргә барганда виза таләп ителми.

Документның тексты Консуллык мәгълүмат порталының (www.kdmid.ru) «Ике як арасындагы мөнәсәбәтләр» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International