Россия Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 12 гыйнварындагы N ММВ-7-6/8@ номерлы боерыгы белән Юридик затларның бердәм дәүләт реестры (ЕГРЮЛ) һәм Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры (ЕГРИП) мәгълүматларын үз эченә алган белешмә тапшыру файлларының структурасына һәм составына карата таләпләр расланды.
Яңа таләпләргә ярашлы рәвештә белешмәләрне тапшыру 2017 елның 1 февраленнән 1 апреленә кадәр хакимият органнарының әзерлек дәрәҗәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш, ә агымдагы елның 1 апреленнән - бары тик яңа таләпләр буенча гына.