Татарстан Республикасы эшкуарлары «Экспорт операцияләрен таможняда рәсмиләштерү» дип аталган бушлай курсларга чакырыла

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысаларында «Экспорт операцияләрен таможняда рәсмиләштерү» дип аталган түләүсез курсларда катнашырга чакыра. Курслар 2017 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында оештырыла.

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан ш., Мәскәү ур., 55. Тренингның башлану вакыты: 10.00 сәгать. Әлеге чарада катнашу түләүсез. Катнашу өчен, Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты сайтына кереп, теркәлү формасын тутыру таләп ителә: https://exportedu.ru/events

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International