Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве турында таныклык бирелми башлады

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве турында белешмә бирү бетерелде. Юридик затны, шәхси эшмәкәрне,  крестьян (фермер) хуҗалыкларын теркәгәндә дәүләт теркәве турында таныклык урынына  ЕГРЮЛ яисә ЕГРИП – ярашлы реестр кәгазе бирелә.

Документлар тутырудагы күрсәтелгән үзгәрешләр Россия ФНСның 2016 елның 12 сентябрендәге ММВ-7-14/481@ санлы  «Федераль салым хезмәтенең аерым боерыкларының һәм аерым положениеләренең үз көчен югалтуы сәбәпле юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне Бердәм дәүләт реестрына кертү фактын раслаган документ формасын һәм эчтәлеген раслау турында» боерык белән каралган.

Исегезгә төшерәбез, юридик затлар яисә шәхси эшмәкәрләр республикада Казан шәһәренең Бердәм теркәлү органында  (Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18нче районара инспекциясе), һәм шулай ук барлык муниципаль районнарның  һәм шәһәр округларының «Минем документлар» офисларында (Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләрдә, МФЦ) рәсми теркәлә ала.

МФЦ эше турында тагын да җентекле мәгълүмат, контакт мәгълүматлары һәм  филиалларның эш режимы һәм шулай күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат   МФЦның https://uslugi.tatarstan.ru/mfc Порталында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International