Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык консультацияләре уздырыла

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына   Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Сәүдә объектларының террорчылыкка каршы сакланышы таләпләрен һәм сәүдә объектының иминлек паспорты формаларын раслау турында» карары буенча халыкка консультацияләр уздыру турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына йогынтыны  көйләүне бәяләү Департаментының  мөрәҗәгате килде .

Проектны эшләү кирәклеге террорчылык янауларының артуына, җәмгыятьтә социаль киренкелек саклануга, шулай ук дөньяда яшәп килгән  катлаулы геополитик ситуациягә бәйле рәвештә кеше күп була торган урыннарның, шул исәптән сәүдә объектларының  террорчылыкка каршы җитәрлек дәрәҗәдә ышанычлы  сакланмавы белән аңлатыла.

Проект сәүдә объектларының террорчылыкка каршы сакланышы таләпләрен үтәве өчен беркетелгән мәҗбүри  нормативлар,  шулай ук сәүдә объектларының иминлек паспортлары формаларын билгеләүне карый, бу үз чиратында күрсәтелгән объектларда террорчылык актлары янауларны киметүгә уңай йогынты ясарга тиеш.

Бизнес-берләшмәләр  вәкилләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының сайтында күрсәтелгән норматив хокукый актлар белән танышырга чакырабыз .

Аңарда эшмәкәрлек яисә башка эшчәнлек  субъектлары өчен артык административ  яисә башка чикләүләр һәм бурычлар кертелгән положениеләр булуы ачыкланганда, шулай ук эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлек  субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәдәге бюджетларының нигезләнмәгән чыгымнарына китерүче положениеләр булганда дәгъваларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисади министрлыкның йогынтыны көйләүне бәяләү бүлегенең электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International